2015 елның 27 нче декабре көнне Тат. Ямалы мәдәният йортында, Тат. Ямалы авылы балалары өчен күптән көтелгән бәйрәм "Яңа ел" бәйрәме булып узды. Яңа елны каршылау бәйрәменә Тат. Ямалы авылының балалар бакчасына йөрүче, өй тәрбиясендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары килгәннәр иде. Алар "Кыш бабай" белән "Кар кызы" на үзләренең күп кырлы һөнәрләрен күрсәттеләр. Яшель чыршы яны балалар тавышыннан гөрләп торды. Килгән ата, аналар балаларның чыгышларына хәйран калып карап утырдылар.