Бүген Уразай авыл җирлегендә семинар-киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә Яңа ел бәйрәмен каршылауга әзерлек һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хосусый хуҗалыкларга ярдәм итү, хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район Советы һәм башкарма комитет белгечләре һәм барлык авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Семинар башланганчы Уразай авылының үзәк чыршысы янында Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле җәнлекләр катнашында Яңа ел тамашасы оештырылды.
Семирнарның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар берничә объектта булдылар: җирлектәге иң алдынгы гаилә фермаларының берсе - «Шаязданов Ф.В.» кошчылык фермасында һәм сыерлар үрчетүче Фазлиәхмәтовлар гаилә фермасында булдылар.
Пленар утырышта Уразай авыл җирлеге башлыгы Айрат Хаҗиев җирлектәге үсеп килүче гаилә фермалары белән слайдлар аша таныштырды - Мерәс авылыннан Фәндүс Гарипов, Илхам Ильясовлар кече фермалар белән шөгыльләнәләр. Айрат Хаҗиев: “Җирлектә гаилә фермалары булдырырга теләк белдерүчеләр бар. Андыйларга без ярдәм итәргә, аларның эшчәнлекләрендә республикабызда эшләп килгән күптөрле программаларны кулланырга юл күрсәтергә тиеш, чөнки аларның уңай йогынтысы бик зур”, - дип белдерде.
Киңәшмә ахырында, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев җирлекләрдә кече фермалар белән шөгыльләнергә теләүчеләргә республика программалары, субсидияләре турында һәрдаим мәгълүмат бирү бурычы куйды.