27 нче декабрь көнне Күҗәкә авылында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.Җәмәгать үзәге каршында мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән кардан сыннар, боз тавы ясалган иде.Ул көнне иртәдән үк авыл уртасы балалар шау-шуыннан гөрләп торды.Тантанага килүчеләр кайнар коймак һәм чәй белән сыйланды, Кыш бабай бүләкләрен алды.Район администрациясе вәкилләре дә килде тантанага.Күтәренке кәеф белән Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте, алда әле тагын бик күп кызыклы чаралар көтә авыл халкын.Яңа ел котлы булсын!