"Дару үләннәре җыю" бәйгесенә йомгак ясалды.

2015 елның 26 декабре, шимбә
"Дару үләннәре җыю" бәйгесенә йомгак ясалып, түбәндәге урыннар билгеләнде: 1. "Иң күп төр җыючы" номинациясендә 1-4 класс укучылары арасында Сафиуллин Самат, 5-7 класс укучылары арасында Гапсаламов Ришат, 8-11 класс укучылары арасында Сираев Рафислар җиңүче дип табылды; 2. "Иң күп җыючы класс" номинациясендә 1-4 класс укучылары арасында 2 класс укучылары, 5-7 класс укучылары арасында 6 класс укучылары, 8-11 класс укучылары арасында 11 класс укучылары җиңүгә ирештеләр; 3. "Иң күп җыючы укучы" номинациясендә Салимов Айназ, Сахбетдинов Шамилләргә тиңнәр табылмады. Дару үләннәре җыюда үз өлешләрен керткән барлык катнашучыларга да мәктәп дирекциясе зур рәхмәтләрен белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International