Кичә, 26 декабрь көнне, Пучы авыл китапханәсендә сигезенче сыйныф укучылары белән "Китапмы, яисә интернетмы?" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Интернет һәм китап мәгълүмәт чыганагы китап булып тора. Шуларның кайсын сайларга? Хәзерге заманда яшьләр яңага кызыгып интернетны күбрәк үз итәләр. Интернетның да үз уңай ягы бар: мәгълүмәтне тиз арада алып була, кирәк булса кәгазь биткә дә бастырып чыгару мөмкинлеге дә бар. Бу очракта китапханәгә барып китап эзләүнең дә кирәге калмый, интернет электрон китап та тәкъдим итә ала. Ләкин компьютер, ноутбуклар артында утыру, монитордан укуның да тискәре ягы бар. Озак мониторга карап утыру сәламәтлек өчен зыянлы.
Китап ни бирә соң? Китап - белем чишмәсе традицион. Китапны юлга алырга, интернетның булу-булмавына карамастан һәр уңайлы чакта укырга мөмкин. Китаптан коллекция җыярга да була. Китап сөючеләр өчен дә аннан килгән типография исе күңелгә рәхәтлек бирә. Китаплар очсыз булмаса да, кайбер кешеләр китапны кулайрак саныйлар.
Һәр мәгълүмәт чыганагының үз уңай һәм тискәре ягы бар. Китап укыганда тирән һәм тулы мәгълүмәт алына. Интернетта исә мәгълүмәт кыскача һәм үзгәртелеп бирелә, рекламалар күп, ләкин шул вакытта интернетта ул тиз яңара. Китап та исә төп мәгълүмәт тупланган.
Интернет та, китап та кирәк. Һәркем үзенә уңайлысын сайлый. Истә тотарга кирәк, китап безнең балачактан ук килгән яхшы дустыбыз.