ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Оешма-предприятие хезмәткәрләре чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын тапшыра

“Гаилә һәм мәктәп” журналы тарафыннан уздырылган “Зирәк бала – VI” Бөтенрәсәй конкурсында 5б сыйныф укучысы Муллагалиев Айназ “Минем гаиләм” дигән иҗади эше белән катнашып җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Район алдынгылары бәйрәме 27 гыйнварда 10.00 сәгатьтә район мәдәният сараенда узачак. Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев райондашларны, хезмәт уңганнарын бәйрәм белән котлады.

Шимбә, 23 гынвар, көнне Богады мәктәбе базасында хоккей ярышы үтте.


24
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

23-гынвар  көнне   Әтәс   мәдәният   йортында   Руслан  Кираметдинов  концерты  булды.


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

21 нче гыйнвар көнне Яңа Әлем мәдәният йортында Яңа Әлем авыл җирлегенең 2015 ел өчен отчет җыелышы үтте. 

23 январь көнне Качкын авылы клубында Галимҗан Гыйльмановның "Көмеш тарак" дип исемләнгән әкият-тамашасы сәхнәләштерелде. Спектакльда Качкын авылы яшьләре катнашты. 

22 январь көнне Богады төп гомуми белем биру мәктәбендә директор яны киңәшмәсе үткәрелде. 1 көн тәртибе буенча мәктәп директоры В.М.Салихов эчке контроль  мәсьәләләренә тукталды. 2 көн тәртибе – “Педагогик идеяләр” форумы иде. Монда директорның укыту буенча директор урынбасары Т.М.Вазетдинова, балалар бакчасы мөдире Р.Г.Гильманова  2015 елда эшләнгән эшләргә отчет куйды. Шулай ук хәр укытучы, тәрбияче узенең  методик темасын тормышка ашыру буенча тәҗрибә  уртаклашты. Киңәшмә бик эшлекле һәм файдалы үтте.

 

9, 8 класс укучылары  ата-аналары  белән,"Лачын"боз - спорт сараена,  ял итәргә - тимераякта шуарга  бардылар.

Математика атналыгында 8,9 класслар арасында   «Математический  аукцион»  оештырылды.Бәйгедә  9 класслар  командасы җиңүгә иреште.Афәрин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International