Яңа Әлем авыл җирлегендә халык җыены узды

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

21 нче гыйнвар көнне Яңа Әлем мәдәният йортында Яңа Әлем авыл җирлегенең отчет җыелышы үтте. Авыл җирлеге башлыгы А. М. Анварова 2015 нче елда эшләнгән эшләр белән таныштырды, киләчәккә планнар белән уртаклашты.Җыелышта район башлыгы Ф.М.Камаев, регистрация палатасы, мәгариф бүлеге, сәламәтлек саклау бүлеге вәкилләре һәм участок инспекторы катнашты.Авыл җирлеге халкы үзләрен борчыган проблемалар белән бүлеште, кызыксындырган сорауларга җавап алды.Җыелыш дустанә атмосферада эшлекле төстә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International