ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Мәктәптә математика атналыгы башланып китте.Бүген 5,6, 7 класслар катнашында математик квн узды.КВНда 5-6 класс укучылары командасы җиңде.Оештыручы-Гыйльфанова Н.М.

Мәктәптә математика атналыгы дәвам итә.Бүген 3, 4 класслар катнашында математикага багышланган уен-ярыш оештырылды.Ярышта  4 класс укучылары командасы җиңде.Оештыручы-Гыйльфанова Н.М.

Бүген мәктәптә һәр класста әхлак дәресләре уздырылды. Ул түбәндәге темаларга үтте: "Тәртип бусагадан башлана"(1-3 класс), "Яхшы сүз җан азыгы"(2-4 класс), "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт"(5 класс), "Намусыңны яшьтән сакла"(6 класс), "Нәрсә ул бәхет?" (7 класс), "Сабыр төбе-сары алтын"(8класс), "Кешене туйдыручы һөнәр"(9 класс).

20 январь көнне Пучы мәктәбендә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарларының семинары үтте. Безнең мәктәптән директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрдиева Л.З  катнашты.

20 январь көнне иҗат кешеләре белән очрашу үткәрелде.

22 нче гыйнвар көнне Күҗәкә авыл клубында авыл җирлегенең отчет җыелышы булды.

 23 январь көнне Иске Айман мәдәният йортында "Дуслык кадере" дигән темага кичә  үткәрелде..

“Балалар шигырь укый” бөтенрәсәй поэтик декламация конкурсында Качкын мәктәбеннән Ли Камил катнаша. Аңа җиңү яуларга ярдәм итик. Тавыш бирү өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк http://www.labirint.ru/videocontest/work/poetry/38508/ Йомгаклау 24 февраль көнне оештырыла.

Бүген мәктәбебездә математика буенча (профиль) сынап карау имтиханы үтә.

Ноябрь аенда уздырылган “Эколидер” Республика конкурсында биология укытучысы Хабиров Г.Ә., башлангыч класс укытучысы Мусина Г.М. иҗади проектлар белән катнаштылар. Мәктәп “Белем бирү оешмаларында экологик белем бирү” номинациясендә сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International