22-гыйнвар көнне Әтәс авыл китапханәсенә күренекле авылдашлары үзләренең китапларын бүләк итеп тапшырдылар. Алар арасында татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел,әдәбият һәм сәнгать институтының фән эшләре буенча директор урынбасары . филология фәннәре кандидаты Хисамов Олег Ришат улы да бар иде.
Хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры, гуманитар гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Вафина Эльмираны һәм аның укытучысы Артур Кәрим улы Галиәхмәтовны чын күңелдән котлыйбыз!
Бу атнада Такталачык мәктәбе 9 нчы класс укучылары математикадан ОГЭ тапшыру буенча үзләренең белемнәрен кабат сынап карадылар. Шулай ук документлар ( ата-ананың, укучының ризалыгы, гаризалар һ. б.) тәртипкә китерелде
Район китапханәсе оештырган "Хыялымдагы парк" конкурсында мәктәбебезнең 4а сыйныфы укучылары һәм ата-аналары катнашты.
22 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Ак калфак" хатын- кызлар иҗтимагый оешмасының 2016 нчы елга эш планы кабул ителде.
Бүген мәктәптә һәр класста әхлак дәресләре уздырылды. Ул түбәндәге темаларга үтте: "Тәртип бусагадан башлана"(1-3 класс), "Яхшы сүз җан азыгы"(2-4 класс), "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт"(5 класс), "Намусыңны яшьтән сакла"(6 класс), "Нәрсә ул бәхет?" (7 класс), "Сабыр төбе-сары алтын"(8класс), "Кешене туйдыручы һөнәр"(9 класс).
Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Халирахманов Динар призер булды. Динарны һәм аның укытучысы Миршарипова Тәнзилә Котдус кызын чын күңелдән котлыйбыз!
Бүген, 22 гыйнвар көнне, Пучы авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучыларына "Китапханәгә сәяхәт" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.
Кәзкәй мәдәният йортында Кадет интернат- мәктәбе укучылары районда үткәреләчәк "Йолдызлык-2016" фестиваленә әзерлек йөзеннән концерт куйдылар.