Бүген, ягъни 22 январь көнне, 2015-2016 уку елының беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата - аналар җыелышы үтте. Җыелышта туклану турында завхоз Хисамутдинова Гөлүзә, тәрбия буенча курста алган белемнәре белән Нургалиева Венера, юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгы буенча курсларда алган белемнәре белән Хайбрахманова Ләйлә уртаклашты.Шулай ук мәктәп директорының, класс җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, яртыеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде.
22 январь көнне үзәк китапханәнең уку залында "Учак" яшь гаилә клубының "Кунелем бизәге-гаиләм җылысы" темасында чираттагы дәресе булды.
"Йолдызлык" конкурсына әзерлек бара
22 январь көнне, үзәк китапханә хезмәткәрләре ГТО нормасы тапшырды.
ГТО нормативлары тапшырабыз
21 нче гыйнвар көнне мәктәптә информатика һәм МКТ фәне буенча ике чыгарылыш класс укучысы сынап карау тестлары үттеләр.
Бүген мәктәптә 1-9 нчы класс укучылары өчен "Әхлак дәресләре" башланып китте. Беренче дәрес "Тәрбияле бала" дигән темага багышланган иде. Дәресләрне бүгенге көндә лаеклы ялда булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Гөлүсә Гафур кызы алып барды.
9 класс укучылары информатика фәненнән ОГЭ биреп карадылар.