ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бүген мәктәп күләмендә "Живая классика" сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр Бөтенрәсәй конкурсының мәктәп туры үтте. Бәйгедә барлык класс укучылары да актив катнаштылар. Бәйгедә җиңүчеләрне котлыйбыз! 

Зөбәер мәктәбендә укучыларның  акыл сәләтен, фикерләү тизлеген үстерү, дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү максатыннан математика атналыгы үткәрелде. Атналыкның һәр көнендә математика буенча төрле кызыклы сораулар бирелде, башваткычлар чишелде.Класслар  арасында ярышлар, аукционнар, КВНнар  оештырылды. Балалар һәр сорауга ныклап уйлап җавап бирергә тырыштылар, башваткычларны бик теләп һәм уйлап чиштеләр. Бер бала да читтә калырга тырышмады, һәр бала нәрсә дә булса эшләде .Арада иң актив класслар:4, 6,9 класс укучылары булды.Ә иң тапкыр балалар булып Загирова Сөмбел, Султанова Фирүзә, Нуриева Алсу ,Габидинова Э, Фаррахов Айрат, Салихҗанов Маратлар күрсәтелде.Атналык беткәннән соң нәтиҗә ясалып җиңүчеләр билгеләнде, истәлек бүләкләре тапшырылды.Атналыкны оештыручы Гыйльфанова Н.М.га рәхмәт әйтәбез.

21 январь көнне педагог-организатор Р.Ш.Гильфанова җитәкчелегендә 6 сыйныф укучылары З.Шайхайдаров, Т. Сулайманова Бөтен Россия күләмендә игълан ителгән «Мин – Россия гражданины» конкурсының район этабында катнашып, 2 урын алып кайттылар. Әлеге проектның максаты укучыларда әйләнә - тирә мохиткә, тереклеккә сакчыл караш тәрбияләү.  Бу проект эшчәнлеге балаларда һәм ата-аналарда әйләнә-тирәне һәм табигатьне саклауга гуманлылык хисләре тәрбияләүгә зур этәргеч булып тора.

22 январь көнне кадет интернат-мәктәбендә  "ТДИ һәм БДИ на әзерләнү" темасына ата-аналар җыелышы узачак. Башлана 13 сәг. 

21 январь көнне Иске Богады җирлеге халкы җирлек башлыгы Рамил Әмировның 2015 елга хисабын тыңлады

Чуракай  авыл  китапханәсендә  бу  ай  башыннан "Иҗатлары  ямьли дөньяны" исемле  китап  күргәзмәсе эшләде.

Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел призер булды. Сөмбелне һәм аның укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызын чын күңелдән котлыйбыз!

Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры, гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Шагзамова Алисәне һәм аның укытучысы Энҗе Фирдәвес кызы Шагзамованы чын күңелдән котлыйбыз!

22 январь көнне география укытучысы Шакирова Р.Р. 6 класста география фәненнән класстан тыш чара үткәрде.

“Мин – Россия гражданы” социаль проектлар акциясенең муниципаль этабында катнашып, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 5 нче класс укучысы Миргалимов Рифат 3 нче урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International