Зөбәер мәктәбе яңалыклары

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Зөбәер мәктәбендә укучыларның  акыл сәләтен, фикерләү тизлеген үстерү, дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү максатыннан математика атналыгы үткәрелде. Атналыкның һәр көнендә математика буенча төрле кызыклы сораулар бирелде, башваткычлар чишелде.Класслар  арасында ярышлар, аукционнар, КВНнар  оештырылды. Балалар һәр сорауга ныклап уйлап җавап бирергә тырыштылар, башваткычларны бик теләп һәм уйлап чиштеләр. Бер бала да читтә калырга тырышмады, һәр бала нәрсә дә булса эшләде .Арада иң актив класслар:4, 6,9 класс укучылары булды.Ә иң тапкыр балалар булып Загирова Сөмбел, Султанова Фирүзә, Нуриева Алсу ,Габидинова Э, Фаррахов Айрат, Салихҗанов Маратлар күрсәтелде.Атналык беткәннән соң нәтиҗә ясалып җиңүчеләр билгеләнде, истәлек бүләкләре тапшырылды.Атналыкны оештыручы Гыйльфанова Н.М.га рәхмәт әйтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International