Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

21 январь көнне Иске Богады җирлеге халкы җирлек башлыгы Рамил Әмировның 2015 елга хисабын тыңлады. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы вәкиле буларак авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов катнашты һәм чыгыш ясады. Участок полициясе вәкиле Илнур Дәүләтов халыкны хокук бозулардан саклау һәм аның профилактикасы турында таныштырды. Гомумгамәли табиб Ләйлә Фатыйхова Богады авыл җирлегендә медицина хезмәте күрсәтү хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International