Бүген, ягъни 22 январь көнне, 2015-2016 уку елының беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата - аналар җыелышы үтте. Җыелышта туклану турында завхоз Хисамутдинова Гөлүзә, тәрбия буенча курста алган белемнәре белән Нургалиева Венера, юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгы буенча курсларда алган белемнәре белән Хайбрахманова Ләйлә уртаклашты.Шулай ук мәктәп директорының, класс җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, яртыеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде.