Түке авыл җирлегендә халык җыеннары.

2016 елның 22 гыйнвары, җомга
Бүген, 20 гыйнвар көнне, Зөбәер авылы мәдәният йортында Түке авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләренә отчёт җыелышы булды. Әлеге җыелышта район башлыгының урынбасары И.Ш.Бариев, алда торган бурычлар буенча җирлек башлыгы Р.Нуртдинов чыгыш ясады, “Әнәк агрофирмасы” эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Фарис Фатхиев таныштырды һәм авылыбыз гражданнары катнашты. Шулай ук Түке авылы мәдәният йорты директорының, мәктәп директорының, полиция участогы инспекторының, үз эшчәнлекләре турында мәгълүматы тыңланды. Җыелыш азагында, халыктан район башлыгына карата сораулар яңгырады һәм аларга тулы җаваплар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International