"Китапханәгә сәяхәт"

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген, 22 гыйнвар көнне, Пучы авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучыларына "Китапханәгә сәяхәт" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты - балаларда китапка карата сак караш уяту, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру иде. Балалар өчен нәшер ителгән китаплардан күргәзмә оештырылды. Укучылар өчен китап турында презентаия күрсәтелде, табышмаклар чиштеләр, китапны дөрес куллану, саклау турында фикер йөрттеләр. Хәрәкәтле уен да балаларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International