22 нче гыйнвар көнне Күҗәкә авыл клубында авыл җирлегенең отчет җыелышы булды.Авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Галимянова 2015 нче елда эшләнгән эшләр белән таныштырды, киләчәккә планнар белән уртаклашты.Җыелышта район башлыгы Ф.М.Камаев, регистрация палатасы, мәгариф бүлеге, сәламәтлек саклау бүлеге вәкилләре һәм участок инспекторы катнашты.Авыл җирлеге халкы үзләрен борчыган проблемалар белән бүлеште, кызыксындырган сорауларга җавап алды.Җыелыш дустанә атмосферада эшлекле төстә үтте.