Кәзкәй авылы китапханәсендә 2016 ел- Россия киносы елы һәм Татарстанда- Су саклау зоналары елына карата китап күргәзмәләре эшләнде. "Зәңгәр экраннар янында" һәм "Су- яшәү чыганагы" исемлет китап күргәзмәләре киң катлау укучыларга тәкъдим ителде, күзәтү ясалды.
21 январь көнне Чуракай авыл советының еллык отчёт җыелышы үтте
Бүген мәктәп китапханәсенә 1 нче класс укучылары экскурсиягә керделәр. Педагог - китапханәче Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы мәктәп китапханәсе белән таныштырды. Укучылар балалар өчен китап-журналлар белән таныштылар һәм әкиятләр турында сөйләштеләр, китаплар карадылар.
Узган атнада мәктәбебездә 2015 – 2016 нчы уку елының 1 нче яртыеллыгында “Иң күп китап укучы бала” һәм “Иң күп китап укучы класс” билгеләнде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
“Иң күп китап укучы бала” номинациясендә:
1 урын – 3 нче класс укучысы Мирзагалиева Ильгина
2 урын – 3 нче класс укучысы Мөхәмәтдинов Әмир
2 урын – 6 нчы класс укучысы Сафина Ләйсән
“Иң күп китап укучы класс” номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын – 3 нче класс
2 урын – 6 нчы класс
3 урын – 4 нче класс
21 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә Куян авылы мәдәният йортында укучылар тарафыннан әзерләнгән Фәнис Яруллинның “Ак калфак” исемле әкият-пьесасы сәхнәләштерелде
Укытучылар әзерлек торышы белән таныштырдылар
Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады
«Геология һәм без» район конкурсының “Фотография” этабында Такталачык мәктәбе укучылары да укытучылары Н.Х. Хаҗиева җитәкчелегендә актив катнаштылар. “Геологические объекты и памятники природы» номинациясендә 5 класс укучысы Хаҗиева Алисә-III урын, “Минералогический агрегат” номинациясендә 9 класс укучысы Энҗе Габдуллина-II урын алды. Конкурсның калган этапларында да укучыларга уңышлар телибез.