21 январь көнне Чуракай авыл советының еллык отчёт җыелышы үтте. Җыелыш башланыр алдыннан мәдәният хезмәткәрләре, җыелышта катнашучы гражданнарга концерт күрсәттеләр. Авыл советы рәисе Хасанов Т.Р. 2015 елда җирлектә эшләнгән эшләргә отчёт куйды һәм сорауларга җавап бирде. Байсар участок врачының һәм участковыйның отчётлары тыңланды. Шулай ук районнан килгән вэкил - Бариев И. Ш. чыгыш ясады.