23 январь көнне Качкын авылы клубында Галимҗан Гыйльмановның "Көмеш тарак" дип исемләнгән әкият-тамашасы сәхнәләштерелде. Спектакльда Качкын авылы яшьләре катнашты. Спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Режиссерлык ярдәме күрсәткән өчен Әминә Фәрваз кызы Муфтиевага һәм спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен "Азиат" ҖЧҖнә, спектакльдә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләсе спектакльләрне куйганда, авылыбыз яшьләре тагын да ныграк тартылыр дип өметләнеп калабыз.