22 январь көнне Богады төп гомуми белем биру мәктәбендә директор яны киңәшмәсе үткәрелде. 1 көн тәртибе буенча мәктәп директоры В.М.Салихов эчке контроль мәсьәләләренә тукталды. 2 көн тәртибе – “Педагогик идеяләр” форумы иде. Монда директорның укыту буенча директор урынбасары Т.М.Вазетдинова, балалар бакчасы мөдире Р.Г.Гильманова 2015 елда эшләнгән эшләргә отчет куйды. Шулай ук хәр укытучы, тәрбияче узенең методик темасын тормышка ашыру буенча тәҗрибә уртаклашты. Киңәшмә бик эшлекле һәм файдалы үтте.