ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар арасында бүгенге көндә 40 тан артык яшь кеше укуын урта һөнәри белем бирү уку йортларында яки вузларда дәвам итә.   Аларның күбесе гыйнварның соңгы атнасында кышкы каникулларга кайтты.  Шул уңайдан файдаланып, без аларны мәктәпкә очрашуга чакырдык.  Студентлар үзләренең  укулары, тормышлары белән таныштырдылар, мәктәп чорындагы  төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, укучыларга киңәшләр бирделәр, шул ук вакытта үзләренә ныклы белем биргән укытучыларына рәхмәт хисләрен җиткерделәр. 

Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин).


31
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Социаль яктан авыр гаиләләр буенча киңәшмә узды


30
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

29 январь көнне Иске Айман мәдәният йортында авыл үзешчәннәре спектакль куйды.

  Бу көннәрдә Татар Суыксу авылы мәдәният йортында спектаклкә әзерлек бара. 

29 январь көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында,Татар Суыксу авыл җирлеге советының еллык отчет җыелышы үтте.

Күҗәкә авыл җирлегендә шәхси эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә.

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 класс укучылары китапханәдә кунакта булдылар. Укучыларга китап тоту кагыйдәләре аңлатылды. Һәр укучы үзенә әдәби китап сайлап алды.

9 класс укучылары рус теленнән ОГЭ биреп карадылар.Җитәкчеләре Нургалиева В.Н.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International