29 январь көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында,Татар Суыксу авыл җирлеге советының еллык отчет җыелышы булды. Җирлек башлыгы Харисов Р.Г. 2015 елда эшләнгән эшләргә отчет куйды, һәм 2016 елга планнар каралды. Җыелышта Актаныш Муниципаль район башлыгының Аппарат җитәкчесе Хаев А. Р. улы җитәкчелегендә комиссия катнашты. Җыелыш азагында, халыктан сораулар яңгырады һәм аларга тулы җаваплар бирелде.