Күҗәкә авыл җирлегендә шәхси эшмәкәрлекне үстерүгә зур әһәмият бирелә.Авыл кешесенең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе турыдан-туры аның эш-шөгыле белән бәйле.Җирлекнең шәхси эшмәкәрләре төрле дәүләт программаларында катнаша, авылдашларына яңа эш урыннары тәкъдим итә, үз хуҗалыкларында экологик чиста продукт әзерләп сата, җитәкчелекнең авылны төзекләндерү буенча эшендә дә ярдәм итә.27 нче гыйнвар көнне район алдынгылары слеты уңаеннан оештырылган ярминкәдә дә җирлектән М.М.Дәүләтов һәм А.М.Шәрәфетдинов сатып алучыларга үз товарларын тәкъдим иттеләр.Аларга мәдәният хезмәткәрләре дә булышты.Чөнки эшмәкәрләр үзләре дә мәдәни чараларда иганәче буларак еш катнаша.