ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Актаныш районы урта мәктәпләре арасындагы еллык рейтингы буенча кадет интернат-мәктәбе бишенче урын да тора.

Бурсык мәктәбе командасы район теннис ярышында икенче урын алды.

Мәктәптә республика "Ел укытучысы-2016" конкурсының мәктәп туры үтте. Жюри, конкурсантларның положение нигезендә куелган конкурсларын бәяләде. Район турына мәктәпнең информатика укытучысы Шавалиев Дилүс Мирзасалих улы тәкъдим ителде. "Үз һөнәренә тугрылыклы" номинациясенә башлангыч класс укытучысы Гарипова Энҗе Флүн кызы, "Йөрәгемне балаларга бирәм"номинациясенә инглиз теле укытучысы Шайдуллина Ләйлә Наил кызы, " Яңалыкка омтылучы"номинациясенә химия - биология укытучысы Гилванова Наилә Хөсәен кызы лаек булдылар. 

Республика буенча "Яшь геологлар кыр олимпиадасы" кысаларында үткәрелгән конкурсның  муниципаль этабында,безнең мәктәптән 9 класс укучысы Р.Р.Хисамова катнашып,"Фотография"номинациясендә 1 урынга ия булды.Җитәкчесе: Гарипова Розалия Данис кызы.

Бурсык мәктәбендә "Студентлар белән очрашу" кичәсе

Актаныш 1 нче санлы мәктәбе төрле чараларда катнашып җиңү яулаган укучыларын котлый.

Иске Әлем авыл клубында 30 январь көне Яңа Әлем һәм Иске Әлем авыллары  узешчән коллективлары белән Аманулланың “Бер кирпеч, ике кирпеч” әсәре сәхнәгә куелды. Әсәр бик уңышлы барды.

30-31 гынйвар көннәрендә Актаныш районында Бөтенрәсәй укучылар спартакиадасы региональ этабының зона ярышлары узды. Ярышлар Актанышның  "Лачын" чаңгы базасы территориясендә узды. 

Чуракай мәктәбендә 29 январь көнне бөек рус шагыйре А.С.Пушкинны Искә алу көне үткәрелде.

30 нчы январь көнне мәктәбебездә студентлар белән очрашу үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International