Аккүз мәктәбе яңалыклары

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Мәктәптә республика "Ел укытучысы-2016" конкурсының мәктәп туры үтте. Жюри, конкурсантларның положение нигезендә куелган конкурсларын бәяләде. Район турына мәктәпнең информатика укытучысы Шавалиев Дилүс Мирзасалих улы тәкъдим ителде. "Үз һөнәренә тугрылыклы" номинациясенә башлангыч класс укытучысы Гарипова Энҗе Флүн кызы, "Йөрәгемне балаларга бирәм"номинациясенә инглиз теле укытучысы Шайдуллина Ләйлә Наил кызы, " Яңалыкка омтылучы"номинациясенә химия - биология укытучысы Гилванова Наилә Хөсәен кызы лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International