30 гыйнвар көнне Бурсык мәктәбендә "Студентлар белән очрашу" кичәсе узды.Студентлар үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларга киңәшләрен бирделәр. Кичә, студентлар һәм укучылар 2 командага бүленеп, КВН рәвешендә дәвам итте. Аралашу кичәсе файдалы һәм кызыклы үтте.