Богады балалар бакчасы коллективы 2015 нче елда авыл балалар бакчалары арасында бәйгедә 3 нче урынга лаек булды. Тәрбия бирүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М.Камаевның дипломы белән бүләкләнде.
Мәктәбебез коллективы 2015 нче елда төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында бәйгедә 1 нче урынга лаек булды. Белем һәм тәрбия бирүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М.Камаевның дипломы белән бүләкләнде. Мәктәп коллективын чын күңелдән тәбрик итәбез!
26 нчы гыйнвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зямилова Р.Г. Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Укучылар оешмасы һәм укучылар үзидарәсе эшчәнлеген үстерү, камилләштерү” темасы астында узган семинарда катнашты. Семинар “Без сәламәт яшәү яклы” флешмобы белән башланып китте, аннан укучылар үзидарәсе лидеры гомуми линейка уздырды, балалар оешмасы Президенты балалар оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан башлангыч класс укучылары “Экологик суд” тәкъдим иттеләр, урта звено укучылары исә янгын сүндерүчеләр, волонтерлар, ЮИД, “Форпост” отрядларының эшчәнлеген күрсәттеләр. Соңыннан 8 баланы тәрбиягә алган Шәйхетдиновлар гаиләсе белән “Бәхет һәркемгә тиеш” презентациясе аша таныштырдылар. Киңәшмә “Сәламәтлек театры” чыгышы белән төгәлләнде. Семинар бик эшлекле һәм файдалы узды.
Меңнәр авыл китапханәсендә "Кино сәнгатьнең бер төре" дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде.
29 январь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны китапханәгә тарту максатыннан "Онытыла барган китаплар" акциясе белән Федераль Миграция Хезмәтенең Актаныш булекчәсенә бардылар.
Чаңгы ярышлары буенча 21-24 гыйнвар көннәрендә 1998-99 елгы яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелегендә Актанышның ”Лачын” спорт мәктәбе егетләре 17 район командасы арасында II урынны яулап кайттылар.
2016 елның 29 январе көнне Татар Ямалы мәдәният йорты Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары белән "Татар киносы" темасы буенча әңгәмә үткәрде.
2016 елның 29 январе көнне Татар Ямалы авыл китапханәсе "Наш любимый мультик!" электрон презентациясен тәкъдим итте.
Чаңгы ярышлары буенча 21-24 гыйнвар көннәрендә 1998-99 елгы яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелегендә Актанышның ”Лачын” спорт мәктәбе егетләре 17 район командасы арасында II урынны яулап кайттылар.
Югары Богады авыл клубында, авылның имам-хатибы Равил Хәзрәт Шакиров белән очрашу уздырылды.