Такталачык мәктәбе яңалыклары Студентлар белән очрашу

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар арасында бүгенге көндә 40 тан артык яшь кеше укуын урта һөнәри белем бирү уку йортларында яки вузларда дәвам итә.   Аларның күбесе гыйнварның соңгы атнасында кышкы каникулларга кайтты.  Шул уңайдан файдаланып, без аларны мәктәпкә очрашуга чакырдык.  Студентлар үзләренең  укулары, тормышлары белән таныштырдылар, мәктәп чорындагы  төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, укучыларга киңәшләр бирделәр, шул ук вакытта үзләренә ныклы белем биргән укытучыларына рәхмәт хисләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International