ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген мәктәп күләмендә "Ягез әле, егетләр" кичәсе үткәрелде. 7-9 классларда укучы егетләр "Гром" һәм "Ракета" төркемнәренә бүленеп, үзләренең җитезлекләрен, көчлелекләрен, авыр хәлләрдә югалып калмый торган икәнлекләрен күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча югары балл җыйган "Ракета командасы җиңүгә иреште. Бәйрәмне уздыручы физкультура һәм ТИН укытучысы Хабибуллин Айдар Дамир улы.

19 02 2016 көнне ИскеАйман китапханәсендә 1-3 клас укучылары белән "Китапханә Һәм аның сулышы" дигән баш астында экскурсия узды.

Чаңгыда   йөрүнең сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәрберебез белә. Шул максаттан чыгып 20 февраль көнне җирлегебез традициясенә кергән РСФСРның атказанган врачы, “Почет билгесе” ордены кавалеры Исламова Зифа Гаязовна истәлегенә багышланган  чаңгычылар ярышы уздырылды..

21 февраль көнне Уразай авыл мәдәният йортында  Уразай авылы үзешчәннәре тарафыннан Р. Батулланың "Кичер мине, әнкәй " комедиясе сәхнәгә куелды. Тамашачылар спектакльне бик яратып кабул итте.

21 февраль - туган тел көне.

19 февраль көнне Актанышның "Лачын" чаңгы трассасында биатлон буенча район ярышлары узды. Ярышта 19 мәктәптән һәм техникумнан 50 укучы катнашты.

Югары Яхшый мәктәбендә ел саен студентлар белән очрашу уза. Быел да бу традициягә турылыклы булып калдык.

20 февраль көнне мәктәп күләмендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрелде. 

17-19 февраль көнне Казан шәһәренең  “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган "Победа" Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабы үтте.

 

Яңа Әлем мәдәният йорты каршында оешкан һәм авылыбыз халкының мәхәббәтен яулаган "Душа мой" хатын-кызлар вокаль ансамбле үзенең уңышлы чыгышларын дәвам итеп "Ел хатын кызы" конкурсы кысаларында, 20нче февраль көнне Мамадыш шәһәрендә республика бәйгесендә катнашты. "Профессия-минем горурлыгым" номинациясендә ансамбль солисты -  Нурания Насипова җиңүче дип билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International