Чаңгыда йөрүнең сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәрберебез белә. Шул максаттан чыгып 20 февраль көнне җирлегебез традициясенә кергән РСФСРның атказанган врачы, “Почет билгесе” ордены кавалеры Исламова Зифа Гаязовна истәлегенә багышланган чаңгычылар ярышы уздырылды. Быелгы ярышларда катнашу өчен Татар Суыксу, Мари Суксу, Чалманарат, Пучы авылларыннан, Актаныш, хәтта Минзәлә районыннан да оста чаңгычылар килгән иде. Бигрәктә Минзәләдән килгән чаңгычылар чаңгы шуу осталыгы беән аерылып тордылар, һәм һәрберседә призлы урыннар яуладылар.
Барлык катнашучылар ярышлардан күтәренке кәеф белән кайтып китте. Бу матур традициябез җирлегебездә югалмасын, ел саен дәвамлы булсын иде.