17-19 февраль көнне Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган ""Победа" Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабы үтте.
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты директорның хәрби-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрухшин Д.М., директорның тәрбия эшләре урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы 14 команда арасында гомуми IV урынны яулады һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ярышта җиңүләр:
- аркылы борыста тартылу - гомумкоманда II урын;
- автомат сүтү - җыю - гомумкоманда III урын, Муминов Алишер - I урын, Шагиева Элза - I урын, планшет белән бүләкләнделәр;
-алга гәүдәне авыштыру - гомумкоманда II урын;
- визитная карточка - гомумкоманда I урын;
-автомат магазин снаряжениясе - гомумкоманда II урын, Шарипова Алина - I урын, планшет белән бүләкләнде;
-геройларга тигезләнү - гомумкоманда III урын;
-пейтбол - гомумкоманда III урын;
- "Яшьармиячеләр, алга!" тирә-юньдә хәрби-тактика уены - гомумкоманда III урын;
Кадет мәктәбе-интернаты директорының хәрби-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрухшин Д.М. рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Молодцы! Котлыйбыз!