ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

             21 нче февраль көнне авыл китапханәчесе 2 нче сыйныф укучылары белән  Халыкара туган тел көненә багышланган кичә үткәрде.

22-февраль  көнне   Әтәс    мәдәният   йортында   Әтәс    авыл   җирлеге    егетләре   сәхнә   тотты.

25 март көнне «Зарница» хәрби-спорт уеннарның район этабы узачак.

18 февраль көнне Актанышның Иске Сәфәр төп гомуми мәктәбе базасында "Физик ут" физикадан мәсьәләләр чишү  район конкурсы узды. Конкурста Актаныш мәктәпләреннән 33 команда катнашты.


23
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Хөрмәтле ир-егетләребез!  Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән  тәбрик итәбез! Сезгә  исәнлек-саулык, гаилә бәхете,  якыннарыгызның җылысын тоеп, кадер - хөрмәттә, бәхетле гомер итегез. Күгебез тыныч, ил-көнебез имин булсын!  Дөньялар тыныч булсын, күз яше түгелмәсен, ир-егетләрнең каны коелмасын, тынычлыкта атсын таңнар! 
 Сез булганга имин булып ата таңнар. 
 Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар. 
 Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр. 
 Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

22 февраль көнне  мәктәптә "Туган телем-мавыктыргыч тел" исеме астында  интеллектуаль уен-бәйге узды.Укучылар туган тел көнен билгеләп үтүнең тарихы белән таныштырдылар, шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар. Укучылар "Туган тел" һәм "Тукай оныклары " командаларына бүленеп көч сынаштылар.  "Туган тел" командасының җиңүе  яулады. Оештыручы Галиева Л.И.

Кадет интернат-мәктәбе 9А класс укучысы Галиев Рафиль милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 55 кг категорияле авырлыкта өченче урынны алды һәм өченче дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. 

30 декабрьдән 20 февральга хәтле көннәрдә мәктәпнең 10-11 класслары арасында "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" Республика конкурсының муниципаль этабы узды.


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

 20  февраль  көнне  Чуракай  авыл китапханәсендә бөтендөнья туган тел  көне  уңаеннан, "Татар  телем-иркә  гөлем" исемле  телдән журнал үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International