"Солдатта булган диләр" концерт.
23 февраль көнне “Бүләк” чаңгы трассасында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы бүләгенә чаңгы ярышы булып узды. Төп максат - спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү.
22 Февраль көннеТеләкәй авылы үзешчән драма коллективы Рузилә Җамалиеваның "Изге имән шаһит"- дип исемләнгән ике пәрдәлек мелодраммасын күрсәтте.
22 нче февраль көнне Күҗәкәдә волейбол ярышлары үтте.
22 февраль көнне Чуракай мәдәният йортында мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл үзешчәннәре катнашында концерт булды.
Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
19 нчы февраль көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Тарих дәресләрендә һәм класстан тыш эшчәнлектә патриотик тәрбия" темасы буенча тарих һәм җәмгыять укытучыларының район семинарына безнең мәктәптән тарих укытучысы Җәмилова Р.Г. катнашты. Семинар барышында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газетдинов И. Ф. тарафыннан 6 нчы сыйныфта "Франция берләшүенең башлануы һәм аның барышы" дигән темага ачык дәрес күрсәтелде.Соңыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәбирова М. һәм Солтанова Г. "Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Түгәрәк өстәл барышында каралган чаралар анализланды, соңыннан киңәшмә булды. Семинар бик эшлекле һәм файдалы булды.
Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн (21 нче февраль) - Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Мәктәптә 24 февраль көннәрендә үткәрелгән чара туган телебез - татар теленә багышланган иде.Бу чара 2 өлештән торды.Беренче өлештә алып баручылар-Вагизова Алинә, Гараева Алсулар актив катнашты, 2 нче өлештә 6 һәм 7 класс укучылары командалары ярышты.7 класс укучылары бу бәйгедә җиңеп чыкты. Җиңүчеләргә кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.Чараны әзерләгән татар теле укытучысы Нургалиева В.Н.га зур рәхмәт!
18 февраль көнне татар теле укытучысы Мирзаянова Лузия Хабибҗан кызы 8 класс укучылары белән “Туган тел” көненә багышланган мәктәпкүләм кичә үткәрде. Кичәгә авыл китапханә җитәкчесе Мөнирова Рәзинә һәм лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Галиева Мөнирә апалары чакырылган иде. Алар укучыларыбызга туган телнең матурлыгы һәм китап укуның әһәмияте турында сөйләделәр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
9 февраль көнне 1 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Нуриева Гөлзифа Роберт кызы җитәкчелегендә “Сау бул, Әлифба" исемле кичә уздырдылар. Кичәгә әти-әниләр кунак булып чакырылган иделәр. Бәйрәм җыр- моңнар һәм шигырьләр белән бергә үрелеп барды.