23 февраль көнне “Бүләк” чаңгы трассасында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы бүләгенә чаңгы ярышы булып узды. Төп максат - спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү.
Ярышта катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә башланып, ярышларга старт 10.00 сәгатьтә бирелде. Спортчыларны Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев сәламләде, катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
“Бүләк” чаңгы трассасына ярышларны карарга районыбыз кунагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы да килде. Ул Актаныш районында сәләтле яшь спортчылар күп булуын һәм мондый ярышлар киләчәктә дә булачагын билгеләп үтте.
Ярышларда районыбыз мәктәпләреннән укучы һәм укытучылар, Актаныш оешма-учрежденияләреннән спорт сөючеләр, авыл җирлеге башлыклары һәм Актаныш спортчы-ветераннары катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
13 яшькә кадәр кызлар:
1 урын – Яхшегулова Зайнап
2 урын – Исламова Айгуль
3 урын – Баянова Регина
13 яшькә кадәр егетләр:
1 урын – Имамразыев Айназ
2 урын – Шакиров Ильшат
3 урын – Хасанов Ильсур
13 – 15 яшь кызлар:
1 урын - Тазиева Тансылу
2 урын - Тухбатуллина Ильзира
3 урын – Гайнетдинова Ильзира
13 – 15 яшь егетләр:
1 урын – Наиль Ялалов
2 урын – Данил Кирамов
3 урын – Айдар Галлямов
16 -18 яшь кызлар:
1 урын – Муллаянова Ирина
2 урын – Хурамшина Алина
3 урын – Басыйрова Фируза
16 -18 яшь егетләр:
1 урын – Мугтазиров Камиль
2 урын – Галиуллин Динар
3 урын – Гарипов Алгиз
19 – 45 яшь ир-егетләр:
1 урын – Ильнар Фардиев
2 урын – Хазиев Равиль
3 урын – Набиев Ильфат
19 – 45 яшь хатын-кызлар:
1 урын – Асадуллина Раушания
2 урын –Гарипова Рузиля
3 урын – Зиннурова Лейсан
45 яшьтән олырак ир-атлар:
1 урын – Иманаев Ильфат
2 урын – Сибгатуллин Ришат
3 урын – Аглямов Дильшат
45 яшьтән олырак хатын-кызлар:
1 урын – Сарварова Фирая, Нургалиева Венера
2 урын – Зиазетдинова Чулпан
3 урын –Хамзина Зухра