Зөбәер мәктәбе яңалыклары

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн (21 нче февраль) - Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Мәктәптә 24 февраль көннәрендә үткәрелгән чара туган телебез - татар теленә багышланган иде.Бу чара 2 өлештән торды.Беренче  өлештә алып баручылар-Вагизова Алинә, Гараева Алсулар актив катнашты, 2 нче өлештә 6 һәм 7 класс  укучылары командалары ярышты.7 класс укучылары бу бәйгедә җиңеп чыкты. Җиңүчеләргә кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.Чараны әзерләгән татар теле укытучысы Нургалиева В.Н.га зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International