22 нче февраль көнне Күҗәкәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол ярышлары үтте.Адай, Уръяды һәм Күҗәкә ир-егетләреннән торган җыелма командалар очрашты.Бәйге киеренке һәм озак дәвам итте.Нәтиҗәдә Адай авылы командасы җиңүче булды.Командаларның һәркайсына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.Уен катнашучыларга да, җанатарларга ошады, мондый очрашуларны ешрак үткәрергә дигә карарга килделәр.