22 нче февраль көнне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп күләмендә кичә үткәрелде. Кичәгә кунак итеп барлык әтиләр дә чакырылды. Алар ике командага бүленеп КВН да көч сынаштылар. Әтиләргә укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
20 нче февраль көнне мәктәп күләмендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан 6-8 класс укучылары катнашында КВН үткәрелде. Бәйгене татар теле һәм әдәбияты укутучысы З.Н.Әхмәтова оештырды.
Төсле карандашлар, краска, фломастерлар белән ясалган рәсемнәрдә Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм мәхәббәт чагыла.
Татар теле укытучысы Нургалиева Венера Нәҗиповна РФ Дәүләт думасы депутаты И.И. Гыйльметдинов призына районда үткәрелгән чаңгы ярышында 1 нче урынны алып, Мактау Грамотасы һәм акчалата премиягә ия булды.
"Парламент дәресе-2015" тә актив катнашып, 8 класс укучысы Миргалауов Рушанны әзерләгән өчен тарих укытучысы Шайхина Рушания апага район мәгариф идарәсе рәхмәт белдерде.Котлыйбыз!
"Китап турында сөйлим" дигән темага мәктәп китапханәчеләре арасында уздырылган район конкурсының "Хәрби тематика" номинациясендә китапханәче Нургатина Ләйлә Индус кызы җиңүче булды. Ул Гариф Ахуновның "Канатлар кая илтә?" әсәре буенча буктрейлер төзегән.
Такталачык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова А.М. җитәкчелегендә ”21 февраль- Халыкара туган телләр көне” нә багышлап әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча үткәрелгән олимпиадада, иҗади бәйгеләрдә, фәнни-эзләнү эшендә актив катнашучы укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды.Туган телебезгә багышланган шигырьләрдән торган стенд эшләнде.
Чуракай мәдәният йортында 22 февраль көнне балалар бакчасы һәм укучылар концерты узды.
22 февраль көнне, 19.00 сәгатьтә Куян авылы мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Ягез әле, егетләр!" кичәсе узды
Авыл китапханәсендә экскурсиядә.