20 февраль көнне Туган тел көне уңаеннан 5 - 8 класс укучылары авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Римма апа "Татарстан Республикасы Символлары" дигән темага әңгәмә үткәрде. Укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар. Матур, бай китапханәдән өйдә уку өчен журналлар, китаплар яздырып алдылар.