22 нче февраль көнне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп күләмендә кичә үткәрелде. Кичәгә кунак итеп барлык әтиләр дә чакырылды. Алар ике командага бүленеп КВН да көч сынаштылар. Әтиләргә укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.