20 февраль көнне мәктәп күләмендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Укучылар туган тел көнен билгеләп үтүнең тарихы белән таныштырдылар, татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Оештыручы Гаянова Ф.Г.