19 02 көнне Иске Айман китапханәсендә 1-3 класс укучылары белән "Китапханә һәм аның сулышы" - дигән баш астында экскурсия узды. Укучылар иң беренче китап киштәләрендәге китаплар белән серләрен бүлештеләр, икенчедән үзләре өчен аерым полкага тезелгән матур, төсле китапларны кулларына алып укыдылар, рәсемнәрен күздән кичереп бер - берсе белән фикерләрен уртаклаштылар. Китапханәдәге китапларның күплеге һәм төрлелеге аларны гажәпләндерде.Алар өчен бу экскурсия китап алып укуга нык этәргеч булды. Үзләре белән өйләренә кызыклы Һәм эчтәлекле китапларда алып киттеләр.