ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

"Наркоманиягә һәм СПИДка каршы"

Иске Кормаш мәдәният йортында смотр концертына әзерлек бара.

Казан шәһәрендә  Каюм Насыйри исемендәге XIV регионара яшьләр  фәнни- тикшеренү укулары булып узды.  Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Регина  I дәрәҗә  диплом белән бүләкләнде (Җитәкчесе: Фәйрушина Г.Г.). Ул үзенең “Югалган авыллар тарихы” дигән фәнни эше барышында “югалган авыллар” турында  бай  мәгълүмат туплады. Өлкән буын кешеләренең күченгән авылларга бәйле истәлекләре белән танышты. Семиостров (Өшәр) авылы, аның бүгенге көндә дә халык телендә йөргән атамаларын өйрәнде. Регинаны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Мәсәде авылы үзешчәннәре Тат Суксу мәдәният йортында оештырылган смотр концертында уңышлы чыгыш ясадылар.

28 03 2016 көнне ИскеАйман китапханәсендә "Күңелем чишелешләре" дигән исем астында" Ханымнар"  - дип исемләнгән тугәрәкнең чираттагы кул эшләренә багышланган чарасы узды. Бу чарада түгәрәккә йөргән хәр кеше  үзенең кул эшләре белән катнашып бер - берсе белән фикерләрен уртаклаштылар.

28 март көнне Бурсык авылы үзешчәннәре Татар Суксу авылында зоналарда оештырылган смотр концертында катнашып чыгыш ясадылар.

Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераны Габдрахманова Мәликә Вәкил кызына 29 мартта 90 яшь тулды

29.03.2016. Такталачык авылы китапханәсендә 6-10 яшьтәге балалар белән "Әкият кайда туа"исеме астында кичә үткәрелде.Кичәдә төрле милләт әкиятләренә күзәтү ясалды.

30 март көнендә “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк  егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International