Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Казан шәһәрендә  Каюм Насыйри исемендәге XIV регионара яшьләр  фәнни- тикшеренү укулары булып узды.  Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Регина  I дәрәҗә  диплом белән бүләкләнде (Җитәкчесе: Фәйрушина Г.Г.). Ул үзенең “Югалган авыллар тарихы” дигән фәнни эше барышында “югалган авыллар” турында  бай  мәгълүмат туплады. Өлкән буын кешеләренең күченгән авылларга бәйле истәлекләре белән танышты. Семиостров (Өшәр) авылы, аның бүгенге көндә дә халык телендә йөргән атамаларын өйрәнде. Регинаны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International