28 03 2016 көнне Иске Айман китапханәсендә "Күңелем чишелешләре" дигән исем астында " Ханымнар" дип исемләнгән түгәрәкнең чираттагы кул эшләренә багышланган чарасы узды.Бу чарада түгәрәккә йөргән хәр кем кул эшләре белән килгән иде.Ә шулайда кул эшләренең иң - иң осталары итеп бар яктанда уңган бар яктанда булган Гилмуллина Дәмбәрия апаны беркемгәдә тиңләп булмас иде.Ул үзенең күңел чишелешләрен башкалар белән дә уртаклашты.Апаларыбыз, әбиләребез Үзләренең киңәшләрен бер - берсенә бирделәр.Бу чараның дәвамлы булуын теләделәр.