Киров авыл мәдәният йортында "наркоманиягә һәм СПИДка каршы" исеме астында әңгәмә үткәрелде. Анда, районнан участок табибы Иршат Хәнәфи улы Зәкиев, Актаныш эпидемиолог ярдәмчесе Элвира Мухитовалар чыгыш ясады. Очрашуда 8-11 сыйныф укучылары, балалар бакчасы коллективы, укытучылар һәм башка оешма хезмәткәрләре дә катнашты.