ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

30 март көнне көрәш буенча район ярышлары үтә.

Туган авыл турында җыр - күңелгә якын.

Бу язда республикада “Спорт сөючән Татарстан” проектын гамәлгә ашыру да күздә тотыла

1 апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык башлана. Бу вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк.

16 март көнне 1 нче Актаныш урта мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай замандашлары” исеме астында шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Бәйгедә барлыгы 73 укучы катнашты. Алар Габдулла Тукай һәм аның замандашлары язган, аңа багышлап үзләре иҗат иткән әсәрләре белән чыгыш ясадылар.III урынны алган өчен 9 сыйныф укучысы Закирҗанова Рушания (җитәкчесе – М.Ф.Хабирова)Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Мәгариф идарәсе грамотасы белән бүләкләнде.
19нчы март көнне Әлмәт шәһәрендә узган а/х ның РТ һәм РФ атказанган хезмәткәре Шайдуллин Зөфәр Газиз улы истәлегенә багышланган XIнче Бөтенроссия көрәш турнирында безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Хуҗин Фари Фәрит улы 75 кг категориясендә IIIнче урынны яулады, диплом, премия һәм медаль белән бүләкләнде.
Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында уздырган“Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесенең район этабының “Г.Тукай әсәрләре – илһам чыганагы” номинациясендә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Калинина Эльвинаның (җитәкчесе – Мусина Г.М.) эше 3 урынны яулады. Ул грамота һәм китап белән бүләкләнде.

29
март, 2016 ел
сишәмбе

"Без наркоманиягә һәм СПИДка каршы" исеме астында әңгәмә.

2016 ел 28 март көнне Татар Ямалы авылы үзешчән  сәнгать  коллективлары  Татар Суксу авылы төбәгендә үткәрелгән, авыл үзешчән  сәнгать  коллективлары  смотр- конкурсында чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International