28 март көнне "Без наркомания һәм СПИДка каршы" исеме астында әңгәмә булып үтте. Анда укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре, югары сыйныф укучылары һәм башка оешма хезмәткәрләре катнашты. Әңгәмәдә участок табибы И.Х.Зәкиев һәм район эпидемиологы Э.Мухитовалар да чыгыш ясады. Аларның биргән төпле киңәшләренә авыл халкы чиксез рәхмәтләрен белдерде.