Күҗәкә авылы халкы талантлы якташларының иҗатын яхшы белә һәм тирән хөрмәт белән карый.Алар катнашында шактый еш оештырылучы очрашулар, кичәләр - шуның анык мисалы.Менә тиздән булачак үзешчән сәнгать көчләре смотрында катнашу өчен дә алар танылган шагыйрә Әлфия Ситдикованың "Хисләрем канаты - Күҗәкә" (И.Шәмсемөхәммәтов көе) җырын сайлаганнар.Вокаль ансабльгә җырны профессиональ дәрәҗәдә өйрәнүдә район мәдәният йорты белгечләре Р.Мусин һәм Р.Гарифьянов ярдәм итә.