Татарстанда Язгы игелекле гамәлләр атнасы уздырыла

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Татарстанда Язгы игелекле гамәлләр атнасы була.

Бу хакта  ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева бәян итте. Ул билгеләп үткәнчә, Язгы игелекле гамәлләр атнасы 16 апрельдә “Игелекле Татарстан” проекты белән башланып китәчәк. Игелек атнасының һәр көнен аерым тематикага багышлау күздә тотыла. Әйтик, 17 апрель – Сәламәтлек көне, 18е дуслыкка багышлана, 19ы – игелекле кинога, 20 апрель – Донор көне, 21е – игелекле гамәлләр көне, 22се Игелекле Җир көне булып, табигатьне саклауга юнәлтелгән чаралар уздыру ниятләнә, 23е “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе башланачак.

Моннан тыш, республика районнарына, министрлыклары һәм ведомстволарына, оешмаларына һәм предприятиеләренә 16-23 апрельдә “Спорт сөючән Татарстан” дип аталган тагын бер проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителгән.

“Әлеге проект былтыр гамәлгә ашырыла башлаган иде. Быел исә аның кысаларында, аерым алганда, спорт киносына игътибар юнәлтү, күренекле спортчылар белән очрашулар уздыру, спорт акцияләре оештыру күздә тотыла”, – дип сөйләде ТР Президенты ярдәмчесе.

Моннан тыш, ул 14 апрельдә “Ел хәйриячесе” конкурсына йомгак ясалачагы турында да хәбәр итте. Анда республиканың эре һәм урта оешмалары һәм предприятиеләре, шулай ук кече бизнес предприятиеләре катнашуын искәртеп, соңгы 2 елда физик затлар арасында катнашучылар саны арту сөендерә, дип билгеләп үтте.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, 2007 елдан бирле конкурста 1535 проект җиңүче дип табылган. Бу – Татарстан территориясендә социаль сәясәтне гамәлгә ашыруга бик зур ярдәм, дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International